Центральная детская библиотека

Гаилә белән китапханәгә

2024 ел – Россиядә гаилә елы уңаеннан,  Актаныш балалар китапханәсенә гаилә белән йөрү, балаларның җәйге ял вакытын кызыклы, файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү - ата-аналарның һәм балаларның күркәм гадәтенә әйләнеп бара. Чөнки укуга кызыксыну иң беренче чиратта гаиләдә тәрбияләнә. Балаларының вакытны ничек үткәрүләренә, китап уку-укымавына битараф булмаган ата-аналарның күбәюе сөендерә. Шуларның берсе – Султановлар гаиләсе бездә кунакта.