Китап дөньясына сәяхәт
18 июль көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсендә “Алтынчәч” балалар бакчасының уртанчылар төркеме кунакта булды. Бу көнне балаларны китапханәче апалары китапларны эзләү, сайлап алу һәм тапшыру тәртибе, аларның алфавит буенча куелышы, китапханәче профессиясе белән таныштырды. Китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы мультфильм карау, кечкенәләр өчен кайткан яңа китаплар, бакча тәрбияләнүчеләре өчен кызыклы матур әдәбият тәкъдим ителде. Балалар үзләре өйрәнеп килгән җәй турындагы матур шигырьләрен дә яттан сөйләп бүләк иттеләр. Китапханәгә даими йөрүче укучыларыбыз Гүзәл, Әнисә һәм Нияз кечкенә кунакларыбызны китапны яратып уку серләренә төшендереп, үзләренә кызыклы булган китапларны балаларга тәкъдим иттеләр. Ахырдан, гадәттәгечә, интерактив идән һәм өстәлләрдә кызыклы уеннар оештырылу балалар күңеленә хуш килде.






