Центральная детская библиотека

Алга - белем иленә!

"Китап - бакча ул, андагы язулар - шул бакчаның гөлләре" - К. Насыйри.

1 февраль көнне Үзәк балалар китапханәсе мөдире Фәрхтдинова Ильмира Альдам кызы, Актанышның 1 нче санлы урта белем бирү мәктәбе китапханәчесе Хисамова Нурсөя Мулланур кызы белән берлектә, 1 нче сыйныф укучыларына Бердәм уку билеты тапшырып, балаларны тантаналы рәвештә китап укучылар сафына кабул иттеләр. Чарага Китап докторы да килгән иде, ул китапны дөрес итеп сайлау, дөрес тоту, уку кагыйдәләре һәм кирәк булганда дөрес итеп дәвалау юллары белән таныштырды. Чарада, шулай ук, укучыларның яшь категорияләренә туры китереп әзерләнгән китап күргәзмәсе дә урын алды. Бердәм уку билеты балаларны белем иленең күнелле һәм мавыктыргыч яклары белән танышыр өчен китапханәгә дәшә!