“Актаныш сандугачы”
Сабый чагыннан ятим калып, үз бәхетенә үз таланты аша юл ярган мәшһүр җырчыбыз - Әлфия Авзаловага шушы елның 15 гыйнварында 91 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Актаныш узәк балалар китапханәсендә “Актаныш сандугачы” дип исемләнгән әдәби–музыкаль кичә үткәрелде.
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова - Актанышның, Татарстанның горурлыгы, 1 гасырга якын сәхнә тоткан җырчы. Ятимлектә үскән, авырлыклар алдында югалып калмаган Әлфия Авзалованың җырлы гомер юлына карата балаларда соклану һәм горурлану хисләре уяту максатыннан уздырылган бу кичәгә Актаныш районы Богады мәктәбенең 6 сыйныф укучылары чакырылган иде. Кичә барышында балалар җырчының тормыш юлы, иҗаты белән танышып, репертуарындагы җырларын тынладылар, видеоязмалар караганнан сон, җырчының тормыш юлы һәм иҗаты турындагы викторина сорауларына җавап бирделәр.
Әлфия Авзалова үз талантын халык язмышы белән бәйләде. Менә шундый шәхесләр безнең дәрәҗәбезне, кем икәнлегебезне билгели дә инде. Актанышыбыздан чыккан, тарихка кереп калган данлы кешеләр турында өйрәнү балалар күңелендә туган як һәм аның кешеләре белән горурлану хисләре уята, киләчәк тормышта юнәлеш алуда әһәмиятле роль уйный.
.jpeg)

