Центральная детская библиотека

Факил Сафин иҗатына багышланган кичә

24 гыйнвар көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсендә күренекле прозаик, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Факил Сафинның 70 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе үтте. Әлеге чарага Актаныш районы Яна Әлем башлангыч мәктәбенең 3, 4 сыйныф укучылары чакырылган иде. Китапханә хезмәткәрләре балаларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, шулай ук, балалар белән бергәләп, авторның хикәя һәм шигырьләрен тынлап анализладылар. Язучының иҗатында төп тема булып татар халкының язмышы турында уйланулар тора. Мондый кичәләр балалар күңелендә туган җирне һәм туган телне ярату, аның белән горурлану хисләре уятырга ярдәм итә.  Чарада барлыгы 24 бала катнашты.