Центральная детская библиотека

Нәниләр өчен әкиятләр

"Үзеңнеке-үзәктә", “Без Актанышныкылар”, “Яшьлегем кайтавазы” дигән повестьлар һәм очерклар, балалар өчен “Мин җебек түгел”, “Бал сатучы төлке”, “Без дә малайлар идек”, “Юлларда үткән еллар” елъязмаларын туплаган китаплар авторы, күренекле прозаик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әмирҗан абый Моталлапов татар әдәбиятен яратучыларга бик таныш. 

25 октябрь көнне “Ромашка” балалар бакчасы нәниләре Әмирҗан Моталлаповның “Кечкенә, төш кенә” әкияте белән таныштылар. Шулай ук “Мин җебек малай түгел” балалар өчен шигырьләр җыентыгы нәниләребезгә хуш килде. Очрашу бик күңелле узды.