Центральная детская библиотека

Өлкәннәрне хөрмәтләп!

4 октябрь көнне өлкәннәр бәйрәме уңаеннан Актаныш үзәк балалар китапханәсендә күңелле чара узды. Нәни китапсөючеләребез дәү әниләре белән бергә кунакка килделәр. Аларга китапханәчеләр төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннар тәкъдим иттеләр. Балалар дәү әниләренә багышлап, шигырьләр укыдылар. Бәйрәм ахырында, интерактив сенсор экраннан, безнең якташ таныклы җырчы Әлфия Авзалованың “Картая мени соң йөрәк?” дип исемләнгән, халык яратып җырлый торган җыр яңгырады. Әлфия апага кушылып кунаклар да җырлады. Барлык катнашучылар истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Өлкәннәр дә, балалар да очрашудан күтәренке кәеф белән таралыштылар.