Районда “Китапстан” җәйге китап марафонын йомгаклау
Халыкара балаларны яклау көнендә «Китапстан» китап марафоны башланган иде, ул ТР Мәдәният министрлыгы һәм Ак Барс Дом ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Республикакүләм проект “Китапстан”-башлангыч һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен оештырылган җәйге китап марафоны. Марафонда катнашучыларның һәрберсе өстәл уенына охшаш юл күрсәтүче карта алды, аның буенча яшь укучылар, яраткан китапны укып һәм уйнап, биремнәрне үтәп, алга бардылар.
Менә ул күңелле мизгелләр килеп тә җитте! 21 сентябрь көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Китапстан” җәйге уку марафонына йомгак ясадылар. Барлык эшләр дә кызыклы, эчтәлекле, матур рәсемле булып чыкты. Аларны бәяләгәндә укылган китапларның саны һәм күләме, көннәр саны, карта-юл күрсәткеченең оригинальлеге исәпкә алынды.
Марафонның район этабында җиңүчеләр:
Адилә Харисова - "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесының 6 “А” сыйныф укучысы,
Румия Сагидуллина - «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесының 7 “Г” сыйныф укучысы һәм
Нурия Султанова 3 -сыйныф укучысы булды.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм актив катнашучыларга грамоталар, шулай ук бүләкләр тапшырды. Шушы көннэрдэ җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Милли китапханәсе каршы алачак.
.jpeg)



