Әкиятләр илендә
20 сентябрь көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсендә “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче нәниләр экскурсиядә булдылар. Экскурсиянең максаты мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Китапханәче апалар балаларны китапханә, китаплар, һәм китап фонды белән таныштырдылар. Аларга китапларны ертмаска, пөхтә итеп укырга кирәклеге турында сөйләделәр. Балалар заманча китапларны, журналларны бик яратып карадылар. Клоун апа тәкъдим иткән табышмакларны бик теләп чиштеләр. Нәни кунаклар зур экраннан Абдулла Алишның әкияте буенча төшерелгән “Каз белән Аккош” дип исемләнгән мультфильм карадылар. Балалар интерактив өстәл һәм идәндәге уеннарда уйнап рәхәтләнеп күңел ачтылар.
.jpeg)
.jpeg)

.jpeg)
.jpeg)