Әкиятләр остасы - Абдулла Алиш
15 сентябрьдә “Яшьлек” яшьләр үзәгенең актлар залында, танылган балалар язучысы - шагыйрь Абдулла Алишның тууына 115 ел тулуга багышланган, бәйрәм узды. Абдулла Алишның иҗады татар халкының зур горурлыгы, байлыгы ул. Күркәм бәйрәмне Актаныш үзәк балалар китапханә хезмәткәрләре балалар бакчасы нәниләре өчен оештырды. Чарада «Ромашка», «Каенкай», «Алтынчәч», «Әтәчкәй» балалар бакчалары нәниләре катнашты.
Китапханәчеләр һәм укучылар тарафыннан әзерләнгән "Койрыклар" әкиятендәге "җәнлекләр"нең костюмлы чыгышы, кечкенә тамашачыларны хәйран калдырды. Чара дәвамында балалар викторина - уен сорауларына җавап бирделәр. Аннары кечкенә тамашачылар игътибарына язучының «Бал корты һәм Шөпшә» әкияте буенча мультфильм күрсәтелде.
Матур итеп бизәлгән китап күргәзмәсе дә тәрбиячеләрне таң калдырды, һәм алар аның янында балалар белән истәлеккә фотосурәтләр төштеләр.
Әлеге чараның максаты - укуны популярлаштыру, язучының иҗаты белән танышу. А. Алишның әсәрләре барлык буын сабыйлары тарафыннан яратылган, чөнки татар язучысының әкиятләре гади һәм аңлаешлы. “Сертотмас үрдәк”, “Куян кызы”, “Бал корты һәм Шөпшә”, “Койрыклар” һ.б әкиятләр балаларда хезмәт сөючәнлек һәм яхшылык тәрбияләргә булыша, үз Ватанын яратырга, кыю гадел булырга, өлкәннәрне хөрмәтләргә өйрәтә.
Бәйрәм бик күңелле узды, Актаныш үзәк балалар китпханәсе хезмәткәрләре үзләренә кунакка чакырып калдылар.




