Татарстан Республикасы көне
30 август - Татарстан Республикасы көне. Бу бәйрәм күпмилләтле Татарстаныбыз халкының берлеген, дуслыгын, бердәмлеген гәүдәләндерә.
28 августта Актаныш үзәк балалар китапханәсе яшь укучылары белән очрашу оештырды. Балалар туган ил тарихы белән таныштылар, "Татарстан-гөлбакчам" викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук "Мин синең белән горурланам, кадерле Татарстан!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе укучыларга хуш килде.
Республика көне һәрбер гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Сау-сәламәт булып, күтәренке күңел белән, бәхетле-мул тормышта яшәргә язсын һәммәбезгә!

