Журнал укыйк, ял итик-вакытны файдалы итеп үткәрик!
Балалар үзәк китапханә хезмәткәрләре мәдәният паркында, балалар өчен журналларга “Журнал укыйк, ял итик- вакытны файдалы итеп уткэрик” исемле күзәтү үткәрде. Күзәтү барышында китапханәчеләр яшь китап сөючеләрне газета һәм журналлар белән таныштырды. Балалар журналлары яртылаш тексттан һәм яртылаш рәсемнәрдән тора, бу исә баланы интернеттан аерып торырга мөмкинлек бирә.
Балалар төрле тематиканы яктыртучы кызыклы һәм мавыктыргыч журналларның төп сәхифэлэре турында мәгълүмат алдылар, шигырьләр һәм әкиятләрен укыдылар, табышмаклар һәм башваткычларны чиштеләр. Ахырдан балаларга әти-әниләре белән бергә китапханәгә килергә тәкьдим ителде, анда әлеге журналлардан тыш бик куп башка журналларны һәм китапларны алып укый алачаклары әйтелде.



