27 июль – Донбасстагы сугышта һәлак булган балаларны искә алу көне
Ел саен Донбасс шәһәрендә һәлак булган балаларны искә алу акцияләре ДНР территориясендә, шулай ук Россиянең күп кенә шәһәрләрендә оештырыла. Үзәк китапханә хезмәткәрләре дә шул уңайдан бу акциягә кушылды. Ял һәм сәламәтләндерү “Бүләк” лагерына барып, ял итүче балалар белән Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алды. Акциянең символлары булып ак кәгазьдән ясалган күгәрченнәр, көймәләр, ак чәчәкләр, шарлар тора. Көн дәвамында китапханәгә йөрүче балалар да бу акциягә кушылды.

