“Китлар һәм дельфиннарның серле дөньясы”
23 июльдә Бөтен дөнья китлар һәм дельфиннар көне билгеләп үтелә. Үзәк балалар китапханәсендә “Китлар һәм дельфиннарның серле дөньясы” дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәгә “Ромашка” балалар бакчасыннан, тәрбияче апалары Вагизова Алиса Фандас кызы җитәкчелегендә, мэктәпкә әзерлек төркемендәге тәрбияләнүче балалар килгән иде. Китапханәчеләр балаларны су асты дөньясы, диңгез һәм океаннарда яшәүчеләрнең матурлыгы, әйләнә –тирә дөньяга сак карашы белән таныштырды. Дельфин дигәннән, бу сөйкемле су хайваны адәм балалаларын үзенең акыллылыгы белән гаҗәпкә калдыра. Беркем өйрәтмәсә дә, ул суга батып баручыларны коткара белә, бала-чага белән уйнарга ярата. Әңгәмә ахырында балалар дельфин турында мультфильм карап, әлеге су хайванының акыллылыгы турында тагын да инандылар. Бу очрашу балалар өчен бик кызыклы һәм файдалы булгандыр дип ышанабыз.
