“Шахмат – акыллылар уены”
20 июль- бөтен дөньяда Халыкара шахмат көне буларак билгеләп үтелә. Шахмат – иң борыңгы һәм кызыклы уеннарның берсе. Бу- уенчылардан игътибар, төгәл логик фикерләү һәм эш перспективасын күрү сәләтен таләп итә торган мавыктыргыч шөгыль. Шахмат –заманча уен, аралашу, ял итү чарасы. Шул уңайдан балалар үзәк китапханәсендә “Шахмат-акыллылар уены” дигән чара узды. Китапханәгә, тәрбияче Шайхутдинова Гүзәл Роберт кызы җитәкчелегендә, “Каенкай” балалар бакчасыннан, уртанчы төркемдә тәрбияләнүче балалар кунакка килде. Балаларга, спортның әлеге төре кешенең уйлау сәләтен үстерү, баш мие өчен гимнастика булып торуы аңлатылды. Күргәзмәдәге шахмат дөньясы белән танышырга, фигураларның исемен, аларны йөртү кагыйдәләрен, кара һәм ак күзәнәкләр белән 64 күзәнәкле тактада, бу борыңгы өстәл логик һәм кызыклы уенның принципларын белергә ярдәм итүче китаплар балаларга зур кызыксыну уятты. Әлбәттә инде балалар интерактив сенсор идән һәм өстәлдә уйнап күңел ачтылар. Бу очрашудан балалар бик күп уңай хис-кичерешләр алып, яхшы кәеф белән кайтып киттеләр.



