8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
Бигрәк тә җәй көннәрендә безнең Актаныш үзәк балалар китапханәсенә балалар әти-әниләре, әби-бабайлары, апалары, абыйлары, апайлары белән бергәләшеп килергә яраталар. 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан балалар гаилә турында шигырьләр укыдылар. Шулай ук балалар «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Барлык гаиләләргә дә сәламәтлектә, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, тормышның кадерен белеп, бәхетле булып яшәргә язсын! Илләр имин, гаиләләр нык булсын иде!




