Юл кагыйдәләре белән тыныч та, ышанычлы да
3 июль –Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләр көне буларак билгеләп үтелә. Алар һәрдаим безнең иминлек сагында торалар, тик ЮХИДИ хезмәткәрләре генә безнең иминлек өчен җавап бирә алмыйлар, шуңа күрә һәр кешедән уяу булу таләп ителә. Урам һәм юлларның бик кырыс законы бар. “Юл йөрү кагыйдәләре” дип атала. Урамда кагыйдәләрне үтәмичә, теләсә ничек йөргән җәяүлеләрне ул аеруча кичерми. Бу закон кешеләрне хәвеф-хәтәрдән дә саклый. Әлеге кагыйдәләрне үтәгәндә генә, курыкмыйча юлны аркылы чыгарга мөмкин.
Актаныш үзәк балалар китапханәсе бүлеге хезмәткәрләре, балаларның юл йөру кагыйдәләре турындагы белемнәрен баету максатыннан профилактик чара уздырды.
Чара башында балалар өчен транспорт турында әңгәмә узды. Юл билгеләрен искә төшереп, аның кагыйдәләренә буйсынырга кирәклеге аңлатылды. Светофор төсләрен аера белүләрен, аның буенча ничек хәрәкәт итүләрен искә төшереп хәтерләрен ныгыттылар, табышмакларга җавап эзләделәр. Балалар бик теләп, Ш. Галиевның “Дурткүз ник койрыксыз”, “Айрат машина ярата”, Р.Миңнуллиның “Булган, ди, бер машина”, “Эй йөри, ди, машина” шигырьләрен аеруча яратып, кычкырып укыдылар. Соңыннан балалар интерактив сенсор өстәл хәм идәндә уйнап, күңел ачтылар.
Балаларыбыз безнең киләчәгебез, аларга без Һәрвакытта иминлек телибез, юлда кагыйдәләрне төгәл үтәп йөрүләрен теләп калабыз.


