Тәрбияви чара
“Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас
вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә
файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз”
Ризаэддин Фәхреддин
Актаныш районы узәгендә, “Жәмигъ” мәчете каршында эшләп килуче “Өмет” рухи-әхлакый сәламәтлек аланында ял итуче кыз балалар үзәк балалар китапханәсендә кунакта булды. Арада район үзәгеннән килгән балалар гына түгел, чит шәһәрләрдән әби-бабаларына кунакка кайтучылар да бар икән. Мондый дини лагерьда йөру балаларның сәламәтлеген ныгытуда һәм тәрбияләудә узенчәлекле роль уйный. Лагерьның төп максаты –балаларга рухи тәрбия бирү, диннең матурлыгын курсэтеп, Раббыбызга мәхәббәт тәрбияләү. Нәкъ менә кыз кеше киләчәк буынны тәрбияли.
Тәрбияче-мөгәллимәләр Гараева Дилбәр Дилфат кызы, Фарухшина Ләйсән Мирзанур кызы һәм әйдаман Батыргәрәева Диләрә Салават кызы җитәкчелегендә тэрбияләнүче балаларга гарәп хәрефләрен язарга өйрәнү, авазларны дөрес әйтү, дога-аят ләрне ятлау белән беррәттән балалар өчен күңел ачу, уеннар да оештырылган.
Бу көнне, Үзәк китапханә хезмәткәрләре абыстаебыз Тәхия апа Усманова белән очрашу ,тәрбияви әңгәмэ үткэрде. Тэхия апа балаларга бик үтемле итеп үгет- нәсыйхәт сойләде. Хәр әхлак дәресе бала куңелендә тирән эз калдыра. Шуңа күрә мондый тәрбияви чаралар, Аллахы боерса, дәвамлы булыр. Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы итеп күрергә телибез икән, аларга дини тәрбия бирү кирәклеге турында онытмаска тиешбез.



