“Бөтендөнья матурлык һәм сәламәтлек”
Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Бөтендөнья матурлык һәм сәламәтлек” көне уңаеннан “Умырзая” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә “Сәламәтлек-матурлык” исемле аралашу сәгате уздырды. Балалар белән кызыклы әңгәмә корылды, китапларга күзәтү ясалды.

