Муса Җәлилнең тууына 114 ел
Бүген, 13 нче февраль көнне, үзәк балалар китапханәсендә 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбенең 1 “Г” сыйныфы укучылары кунакта булдылар.
15 нче февраль герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 114 ел уңаеннан әдәби тематик кичә үткәрелде. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдык. Чара презентация белән үрелеп барды. Укучылар М.Җәлил атналыгы кысаларында шигырьләр сөйләделәр.