Центральная детская библиотека

“Куркынычсыз интернет-яхшы интернет”

Бүген, 13 нче февраль көнне, үзәк балалар китапханәсендә, 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбенең 5 нче “Г” сыйныфы укучылары өчен “Куркынычсыз интернет-яхшы интернет” исем астында информацион сәгать үтте. Чараның максаты: интернет куллануның кагыйдәләре белән таныштыру, интернет челтәрен кузаллауны киңәйтү, интернет ресурсларга игътибарлылык тәрбияләү. Чара презентация белән үрелеп барды. Укучылар викторина сорауларына теләп җавап бирделәр, фикерләре белән уртаклаштылар. Балаларга “ Интернет куркынычсызлыгы” дигән буклет таратылды.