Центральная детская библиотека

ТАССРның оешуына 100 ел

Бүген, 7 нче февраль көнне, үзәк балалар китапханәсендә 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбенең 1 нче “Б” сыйныфы укучылары кунакта булды.

ТАССРның оешуына 100 ел кысаларында ТРның дәүләт гербы кабул ителү көне уңаеннан тарихи сәгать үткәрелде. Татарстанның гербы, тарихы турында мәгълүмат җиткерелде. Викториналар, мультфильмнар балаларның күңеленә хуш килде.