“ ТАССР ның 100 ел”
22 нче гыйнвар көнне, балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, “ Тылсым” мәктәп- бакчасында, 1 нче сыйныф укучылары белән “ Яшь эколог” клубының дәресен үткәрделәр. Клубның максатлары: укучыларның әйләнә-тирә дөнья һәм иминлек турында белемнәрен, танып- белү активлыгын, фикерләүне, күзәтүчәнлекне үстерү, экологик тәрбия бирү.
“ ТАССР ның 100 ел” тулу уңаеннан, ТАССРның барлыкка килү тарихы, символикасы һәм хәзерге Татарстан республикасының табигате, экологик хәләте белән таныштылар.Чара презентация белән үрелеп барды. Тема укучыларда зур кызыксыну уятты.