Центральная детская библиотека

“Онытылмас 900 көн”

Бүген, 21 нче гыйнвар көнне, үзәк балалар китапханәсендә Богады урта мәктәбенең 6-7 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Фардиева Ләйлә) экскурсиядә булдылар. Китапханәчеләр балаларны китапханә эшчәнлеге, абонемент, уку залы, китап фонды белән таныштырдылар.

Саратов өлкә балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе игълан иткэн “ Без синең оныкчыкларың, Җиңү!”акциясе кысаларында укучыларга, 27 нче гыйнвар Ленинград блокадасы өзелүгә 76 ел тулу уңаеннан, “Онытылмас 900 көн” дип исемләнгән патриотик тәрбия сәгате үткәрелде. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы - иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. Ленинградның батыр халкы, 3 ел буена дошман чолганышында калып, ачлыкны, ялангачлыкны, ачы суыкларны үз җилкәләрендә кичерде, ләкин бирешмәде. Китапханәчеләр бу көннәр турында сөйләделәр, күргәзмә белән таныштырдылар, презентация күрсәттеләр.