Центральная детская библиотека

“ ТАССРның оешуына 100 ел”

Бүген, 14 нче гыйнвар көнне, үзәк балалар китапханәсендә 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбенең 1 “В” сыйныфы укучылары кунакта булдылар. Республикабызда “ ТАССРның оешуына 100 ел” уңаеннан укучылар белән информацион сәгать үткәрелде. Балаларга республикабызның төзелүе, аның бүгенге көнгә кадәр үсеше , җитәкчеләре турында мәгълүмат бирелде. Мероприятиядә шулай ук презентация каралды. Балалар тарафыннан темага кагылышлы шигырьләр сөйләнде. Информацион сәгать викторина сорауларына җаваплар табу белән төгәлләнде.