Центральная детская библиотека

кышкы уеннар

Яңа ел, кышкы каникуллар – һәр бала өчен зур бәйрәм. 26 нчы декабрь көнне, балалар китапханәсе хезмәткәрләре, саф һавада балалар белән кышкы уеннар оештырдылар. Хәрәкәтчән уеннарда балалар актив катнаштылар. Балалар ике командага бүленеп, “Балыкчы һәм балыклар”, “Төз ат”, “Ераккарак ат”, “Футбол” уеннарын ошатып уйнадылар. Чара ,күңелле җырлар белән чыршы тирәли әйләнеп, балаларга күчтәнәчләр өләшеп тәмамланды.