Центральная детская библиотека

“Кем ул Кыш бабай?”

18 нче декабрь көнне, балалар үзәк китаханәсе хезмәткәрләре, “Тылсым” мәктәп-бакчасында, 1 нче сыйныф укучылары белән “Кем ул Кыш бабай?” соравына җаваплар эзләдек. Чарада балалар бик теләп катнаштылар, сорауларга актив җавап бирделәр. Укучылар белән Кыш бабайның каян килеп чыгуын һәм кайда яшәвен ачыкладык, презентация карадык.

Ә Кыш бабай – ул ак сакаллы, аягына киез итек кигән, шат күңелле бабай. Балаларны бик ярата. Үзенең олы капчыгына бүләкләр тутырып балаларга алып килә. Кулында тылсымлы таягы да бар.

Чара “Хат ташучы Кармалай” турында мультфильм карау белән тәмамланды.