Халыкара инвалидлар көне
1993 елдан 3 нче декабрь - Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләп үтелә. Районыбызда инвалидлар декадасы бара.
“Бәла- казадан бер кем дә араланмаган” – ди халык. Кызганычка каршы, арабызда сау- сәламәт кешеләрдән мөмкинлекләре һәм тормышка карашлары белән аерылучылар арасында балалар да бар. Алар безнең һәрдаим игътибарыбызга мохтаҗ. Шул максаттан, декада кысаларында, балалар китапханәсе хезмәткәрләре инвалид балаларның өйләрендә булдылар. Балаларга игътибар йөзеннән матур китаплар тапшырылды һәм аларга сәламәтлек, укуларында уңышлар теләнде.