Центральная детская библиотека

“ Язмыш сынавы...”

Балалар үзәк китапханәсендә Актанышның беренче санлы урта мәктәбенең 5 нче “в” сыйныфы укучылары белән Халыкара инвалидлар көне уңаеннан очрашу булып узды. Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгәннәр язмышы хакында сүз барды. “ Язмыш сынавы...” исеме астындагы китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар әлеге чарада актив катнаштылар. Чараны йомгаклап, язмыш тарафыннан кимсетелгән дусларыбызга игътибарлы булыйк, алар безнең тарафтан һәрвакыт кайгыртуыбызны тоеп торсыннар , дигән урта фикердә калдык.