Центральная библиотека

“Сәламәтлек –безнең кулда!”

21 май көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре технология техникумы укучылары өчен “Сәламәтлек –безнең кулда!” темасында тематик чара уздырды. Чарага Актаныш “Гәмбәрия” мәчете мөгәллиме, үрнәк гаилә башлыгы, 3 бала атасы Н.М.Хөсәенов катнашты һәм чыгыш ясады.Сөйләшү барышында кешелек дөньясындагы глобаль проблемаларның берсе булган “Ничек итеп сәламәт яшәү рәвеше алып барырга?”,”Ни өчен наркомания юлына басалар?”, “Ак үлемгә каршы көрәш чаралары?”, “Террористлык, экстремистлык кайдан килеп чыга?” “Моның сәбәпләре нәрсәдә?” “Кешелекне борчый торган бу проблемалар каян килеп чыга?” дигәк сорауларга җаваплар эзләнде. Шулай ук чарада шушы теманы яктырткан китап күргәзмәсе эшләде, видеоролик тәкъдим ителде,маны яктырткан презентация күрсәтелде.Катнашучылардан ”Син сәламәт тормыш алып барырга әзерме?” темасында анкета сорауларына җаваплар алынды. Мини- викторина оештырылды.