Центральная библиотека

Айгөл Әхмәтгалиеваның "Ак читек" китабын тәкъдим итү

17  апрель көнне район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тантаналар залында якташыбыз - язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу уздырды. Очрашуда  язучының “Сагынган чакларымда”, “Ак читек” китаплары тәкъдир ителде. Автор китапларның язылу тарихы турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Очрашуда  язучының тормышы һәм иҗатына багышланган электрон презентация күрсәтелде. Чарада Илеш районында яшәп иҗат итүче, “Өй ашлары”, “Хуҗабикә”  китаплары авторы Венера Мәҗитова, “Агыйдел дулкыннары” әдәби иҗат берләшмәсе катнашты