Центральная библиотека

Ак җилкәндәй ак күңел белән...

2026 ел Хәрби һәм фидакарь хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде.Шул уңайдан, 8 апрель көнне,Россиянең профессиональ белем бирүнең мактаулы хезмәткәре, хезмәт ветераны, “Ел хатын-кызы.Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика күләм конкурсында “Өченче буын героинясы” номинациясе җиңүчесе, унбер җыр авторы Әмирова Зәлифә Рәис кызы белән очрашу уздырылды.Кичәдә технология техникумы директоры Л.Җ.Шамсунова, китапханә директоры Г.И.Имамова, район ветеранннар Советы җитәкчесе Н.Г.Нурлыев, “Мирас” хор коллективы,  Зәлифә апа көй язган шигырь авторлары, хезмәттәшләре, дуслары, туганнары катнашты һәм чыгыш ясадылар.