Центральная библиотека

Халыкара көлке көне

1 апрель көнне Актаныш үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, техникум студентлары белән,  Халыкара көлке көненә багышланган чара уздырды.

Чара башында студентлар безнең илгә әлеге бәйрәмнең каян килүен һәм ни өчен нәкъ менә 1 апрельдә билгеләп үтелүен белделәр, бу көнне дөньяның төрле илләрендә яшәүчеләрнең ни рәвешле шаяруларын һәм уйнавын ачыкладылар.   Студентларга  Россиядә бу бәйрәмнең кайчан һәм кем тарафыннан кертелүе, 1 апрель шаяртулары  Петр 1 заманыннан бирле билгеле булуы бик кызык булды.  Укучылар төрле конкурсларда катнаштылар. Алар шулай ук хәйләкәр сорауларга җавап бирделәр, яраткан хикәяләрен, әкиятләрен һәм аларның авторларын искә төшерделәр, зирәклекләрен һәм талантларын күрсәттеләр. “Көлүдә бөтен тылсым ” дигән китап күргәзмәсе эшләде.