“Хәзинә” клубының чираттагы шөгыле
31 нче март көнне, “Хәзинә” кызыксынучылар клубының чираттагы шөгыле “Юл кагыйдәләре.Практик шөгыль” исеме белән үтте. Әлеге чарада Актаныш районы буенча ГБУ “БДД” бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова, “Хәзинә” клубы членнарының балалары, оныклары катнашты. Әлеге чара кич, урамдагы светофор янында, җәяүлеләр кичүе янында уздырылды. Катнашучыларга Л.Мөхәммәтова велосипед, бала коляскасы белән җәяүлеләр кичүе аша, светофор яныннан йөрү кагыйдәләрен искә төшерде, яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланырга кирәклеген ассызыклады.Чара ахырында “Куркынычсыз юл” брошюркаларын, фликерлар өләште.
