Центральная библиотека

Тәмәке һәм электрон сигаретларның зарары

Тәмәке тартуның сәламәтлеккә зыян китерүенә күптән берәү дә шикләнми. Әмма соңгы вакытта яшьләр арасында һәм хәтта урта мәктәп яшендәге балалар арасында да вейп популярлык казана бара. Аларның күбесе вейпны куркынычсыз шөгыль дип саный, бигрәк тә никотинсыз сыеклыклар кулланганда. Яшь буын арасында сәламәтлек өчен куркыныч булган бу бәйлелекне яратучылар шактый.

Яшьләргә вейпларның зарарлы кулланылуы турында хәбәр итү максатыннан, 25 март көнне Актаныш үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Хәят» клубы студентлары белән тәмәке һәм электрон сигаретларның зарарлы булуы турында мәгълүмат сәгате үткәрделәр.

Әңгәмә барышында китапханәче яшүсмерләрне электрон сигарет куллануның тискәре тәэсир итүе  турында мәгълүмат белән таныштырды. Балалар,  вейп нәрсә икәнен,  һәм  ул гадәти тәмәкедән нәрсә белән аерыла,  дигән  сораулар  турында актив фикер алыштылар.   Вейп тартканнан соң яшүсмерләр арасында үлем очраклары фактлары китерелде. Балалар электрон сигарет тарту куркынычы турында  видеоролик  карадылар, “Дөрес”  яки “Ялган”  уен – викторинасында катнаштылар.  Аның сорауларына җавап биреп, вейпларның зарарсызлыгы турындагы мифларны фаш иттеләр. Очрашу ахырында китаханәчеләр,  катнашучыларга актив катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр һәм алган белемнәре сәламәт яшәү рәвеше алып барырга ярдәм итәр дигән  өметтә калдылар.