«Нәүрүз-яз бәйрәме»
Актаныш үзәк китапханәсендә ел саен Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтү традициягә әйләнде. Нәүрүз бәйрәме — борынгы бәйрәм, аны Азиянең күп илләрендә һәм Россиянең кайбер төбәкләрендә яшәүчеләр билгеләп үтә, мөселманнар бәйрәмне ел саен 21 мартта билгеләп үтә.18 март көнне, район мәдәният йорты территориясендә, үзәк китапханә хезмәткәрләре «Нәүрүз — яз бәйрәме»фольклор бәйрәме үткәрделәр. Анда балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар, шулай ук район халкы чакырылган иде. Бәйрәмне татар халкының милли мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру максатында үткәрделәр. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре, бу бәйрәмгә әзерләнә торган милли ризыклар белән таныштылар. Кунакка Нәүрүзбикә, Кыш Бабай килде. Барлык милли бәйрәмнәрдәге кебек үк, халык уеннары үткәрелде: капчык киеп йөгерү, йомырка кабып йөгерү, аркан тартышу, гер күтәрү, призны күзеңне йомып ал. Гадәт буенча бәйрәмнән соң барлык кунакларны милли ризыклар һәм тәм-том әйберләре белән сыйладылар. «Нәүрүз бәйрәме» - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен җир йөзендә тынычлык булсын!


