Центральная библиотека

“Хәзинә” клубының чираттагы шөгыле

17 март көнне, уку залында, “Хәзинә” кызыксынучылар клубының чираттагы шөгыле “Юл кагыйдәләрен беләсеңме?” исеме белән уздырылды. Әлеге чарада Актаныш районы буенча ГБУ “БДД” бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова катнашты. Л. Мөхәммәтова белән җанлы әңгәмә барышында юлларда, җәяүлеләр аркылы чыгу юлында һәм үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге, автотранспортны тотып тору җайланмалары һәм алардан файдалану кирәклеге турында сөйләшенде.Чараның икенче өлешендә яктылыкны кайтаргыч элементка остаханә уздырылды. Бу заманча фликер ясауны 7 нче “Алтынчәч” балалар бакчасы тәрбиячесе Дилбәр Мөдәрис кызы оештырды.