Центральная библиотека

«Куркынычсыз юл хәрәкәте» танып белү сәгате

Китапханәбездә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы дәвам итә. Шул уңайдан, 16 март көнне Актаныш районы буенча ГБУ “БДД” бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова һәм өлкән инспектор Артур Фоазат улы Зиганшин белән очрашу уздырылды. Әлеге мәгълумати сәгатьтә 1 Актаныш мәктәбенең 5 класс укучылары катнашты. Очрашу барышында Л. Мөхәммәтова һәм А.Зиганшин укучыларга юлларда, җәяүлеләр аркылы чыгу юлында һәм җәмәгать транспортында үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге, автотранспортны тотып тору җайланмалары һәм алардан файдалану кирәклеге турында сөйләделәр. Чарада катнашучыларга видеороликлар күрсәтелде, рәсемнәрдә сурәтләнгән ситуацияләрне анализладылар.