Мәгълүмәти сәгать "Юл куркынычсызлыгы хәрәкәте"
13 март көнне, үзәк китапханәнең уку залында Актаныш районы буенча ГБУ “БДД” бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова белән очрашу уздырылды. Очрашу барышында Л. Мөхәммәтова укучыларга юлларда, җәяүлеләр аркылы чыгу юлында һәм җәмәгать транспортында үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге, автотранспортны тотып тору җайланмалары һәм алардан файдалану кирәклеге турында сөйләде. Чарада катнашучыларга видеороликлар күрсәтелде, рәсемнәрдә сурәтләнгән ситуацияләрне анализладылар, юлларда теге яки бу ситуациядә ничек дөрес эшләргә кирәклеген билгеләделәр, тәкъдим ителгән иллюстрацияләр буенча гамәли биремнәр үткәрелде. Очрашу ахырында полиция инспекторы балаларга юлда сак булуларын теләде. Очрашу нәтиҗәле һәм барлык катнашучылар өчен дә файдалы узды.
