"Бердәм халык-бердәм дәүләт"
Россия халыклары бердәмлеге елына, Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына карата "Бердәм халык-бердәм дәүләт" исеме белән районкүләм әдәби викторинага конкурс игълан ителгән иде. Әлеге бәйгегә 5 мартта йомгак ясалды, җиңүчеләр билгеләнде. Чарада «Бердәм Россия» җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Заһина Исламова һәм Актаныш авыл җирлегеара үзәк китапханәсе директоры Г.И. Имамова катнашты һәм чыгыш ясады. Алар барлык актив катнашучыларны котладылар, дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
15-18 яшьләр арасында: 1 урын- Хабибуллина Динара(Әтәс мәктәбе) , 2 урын-Исламова Камилә, Әхмәтгалиева Зилия(Сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия интернат) 3 урын-Нуриахмәтова Алия(Сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия); 36-50 яшьлекләр арасында 1урын –Хабибуллина Сөмбел(Әтәс авылы),Асылова Дилбәр(Актаныш), 2 урын-Исламова Эльвира(Актаныш), Галиева Ландыш(Әтәс), 3 урын- Гибадуллина Гөлназ(Пучы), Ибатуллина Айгөл(Пучы); 36-50 яшьлекләр арасында 1 урын-Сөмбел Хәбибуллина(Әтәс),Эльвира Исламова(Актаныш);2 урын-Дилбәр Асылова(Актаныш), Ландыш Галиева(Әтәс);3 урын-Фирүзә Салихова(Иске Сәфәр); 51-65 яшьлекләр арасында 1 урын - Нурсия Хисамова(Актаныш), Альбина Хабибуллина(Актанышбаш),2 урын- Шәрипова Гөлшат (Пучы), 3 урын-Аглямова Гөлшат(Актаныш).
