Центральная библиотека

"Якташ язучылар"

3 мартта Бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 3 март көнне, Актаныш үзәк китапханәсендә, Сәфәр урта мәктәбе укучылары өчен "Якташ язучылар" дигән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында укучылар 1986 елдан бирле билгеләп үтелә торган бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында белделәр. Очрашуның төп өлеше районыбызның әдәби мирасына багышланды. Безнең яклардан чыккан язучыларның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштык. “Күренекле язучылар-безнең якташлар" исемле китап күргәзмәсе эшләде, анда якташ язучыларыбызның әсәрләре тәкъдим ителде. Бу чарада укучылар бик теләп катнаштылар, викторина соруларына җаваплар таптылар.