Центральная библиотека

Хәситә тегү буенча остаханә

3 март көнне, үзәк китапханә хезмәткәрләре, уку залында, "Хәзинә" кызыксынучылар клубының чираттагы шөгыле "Милли киемнәребез-күңел җәүһәрләребез" исеме белән уздырылды. Борын-борыннан кызларның, хатын-кызлар кигән милли киемнәренең бизәге булган хәситә турында да сөйләшү алып барылды. Хәситә ул күкрәк өлеше өчен алынмалы бизәк – ефәк, бәрхет, укалы тасма, асылташлардан эшләнелә. Тегү остасы Магданурова Ландыш тарафыннан хәситә тегү һәм бизәү буенча мастер-класс күрсәтелде. Чарада катнашучылар хәситәнең тарихи әһәмиятен белделәр, тышкы бизәлешне һәм декоратив элементларны игътибар белән өйрәнделәр. Бу мавыктыргыч дөньяга сәяхәт булды, андагы һәр деталь татар хатын-кызының статусы, яше һәм матурлыгы турында сөйли. Әлеге хәситә катнашучыларның якыннары һәм туганнары өчен менә дигән бүләк булачак.