“Вакытлы матбугат-заман көзгесе”
Китапханәгә укучыларны җәлеп итүдә вакытлы матбугат зур роль уйный. Гәҗит-журналларны өйгә алып кайтырга, шулай ук яраткан кызыклы басмаларны уку залында укырга мөмкин. Шул уңайдан китапханә хезмәткәрләре, 25 февраль көнне, “Хәят” яшьләр клубы студентлары белән “Вакытлы матбугат-заман көзгесе” дип аталган мәгьлүмат сәгате уздырды. Чарага “Вакытлы матбугат” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Теләге булган һәркем журналларны карады, кызыксындырган мәсьәләләр буенча мәгълүматлар алды.

