“Энҗе-мәрҗән калфагым”
24 февраль, көнне уку залында, "Хәзинә" клубы әгъзалары белән татар халкының милли баш киеме булган калфак тегү буенча мастер-класс уздырылды. Калфак тегү серләре белән Магданова Ландыш Фәрит кызы уртаклашты. Мастер-класста катнашучылар орнаментларны өйрәнү буенча, тукымага аппликация эшләү һәм татар милли мәдәнияте символы булган үз калфакларын булдырырга уникаль мөмкинлекләр алдылар.


