Центральная библиотека

Туган телебез - безнең байлыгыбыз.

21 нче февраль бөтен  дөньяда Халыкара  Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге тарихи дата уңаеннан, халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре  әдәби сәгать  уздырды. Чарага “Агыйдел дулкыннары” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары Рәсимә Зарипова, Дәнисә Хәйдарова, Алсу Галеева чакырылган иде. Кунаклар үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар, әдәбияткә килеп керү серләрен ачтылар, шигырьләрен укыдылар, хәзерге заман шигъриятенә, телебезгә карата үз фикерләрен җиткерделәр.Соңыннан әдәби викторина уздырылды.