Центральная библиотека

"Төшләрәмә керә өебез" исемле иллюстратив -китап күргәзмәсе

18 февральдә талантлы шагыйрь, Татар Суыксуы авылында яшәп иҗат иткән Роберт Сәлахиевка 75 яшь тулган булыр иде. Роберт Сәлахиев алты китап авторы иде, әдәби очрашуларда, китапханә чараларында актив катнашкан якташыбыз. Үзенең шигырьләрендә ул туган як, хезмәт һәм кешелек кыйммәтләре темаларын ача. А.Авзалова исемендәге район мәдәният йортында шагыйрьнең юбилеена багышланган хәтер кичәсе узды. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчеләре "Төшләрәмә керә өебез" исемле иллюстратив -китап күргәзмәсе тәкъдим итте, анда шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында әдәбият, аның иң танылган китаплары һәм журналлардан мәкаләләре урнаштырылган иде.