Мәгыйс Әһлетдинов китапханәгә яңа гына табадан төшкән “Яшик әле “ китабын бүләк итте.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре , районыбызда яшәп иҗат итүче, китапханәнең актив укучысы Мәгыйс Әһлетдинов китапханәгә яңа гына табадан төшкән “Яшик әле “ китабын бүләк итте. Бу китабында аның туган җиргә мәхәббәт, аның табигатенә, кешеләренә соклануын белдергән шигырьләре, шулай ук туган ягы бәйрәмнәре белән хозурлану хисләре ярылып ята.Авторның шигырьләре эчкерсезлеге һәм тирән мәгънәгә ия булуы белән аерылып тора, аларның күбесенә җырлар язылган.Без аңа киләчәчктә дә иҗат уңышлары телибез.
