Центральная библиотека

Афганистан:безнең хәтер һәм яра

15 февраль-илебез тарихында мөһим тарихи вакыйга . Быел соңгы совет солдатының Әфган җиреннән чыгарылуына нәкъ 37 ел .Бу көн- Әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу көне буларак тарихка кереп калган . Шул уңайдан 11 нче февраль көнне , китапханәнең уку залында, Актанышның 1, 2 нче мәктәпнең 7, 10 класс укучылары өчен Афганчы ветераннар белән  очрашу- кичә оештырылды. Кичәдә, китапханәчеләр, “Әле һаман сызлый яралар”, “Рәхмәт сезгә исән калганнар, Мәңге истә һәлак булганнар...”исеме белән эчтәлекле иллюстратив - китап күргәзмәсе тәкъдим иттеләр.Укучылар  алдында ветеран-геройларыбыз Газинур Хазиев, Фаис Вакилов, Рафит Хазиев, Нәфис Ибрагимов,Ашарапов Баязит чыгыш ясадылар.Афганстанда алар төрле елларда, төрле частьларда  хезмәт итсәләр дә, бер-берсенә охшаган күпме тарихи вакыйгаларга турында укучыларга бәйнә-бәйнә сөйләделәр.Алар Афган сугышының коточкыч трагик көннәрен искә төшерделәр, шул җирләрдә башларын салган якташ-геройларыбызны искә алдылар. Әфганчы-геройларыбызның күрсәткән батырлыкларын безнең онытырга хакыбыз юк! Тынычлык!Дөньяда анннан да изгерәк берни дә юк!Илләр тынычлансын!Яшь егетләрнең гомерләре вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы түкмәсен иде!