Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан стенд ачылу тантанасы.
10 февраль көнне Актаныш үзәк китапханәдә татарның бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан стенд ачылу тантанасы булып узды. М. Җәлилнең әдәби мирасы күпмилләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.
Әлеге патриотик чарада, тәрбиячеләре Зөлфия Мирзанур кызы җитәкчелегендә, Актаныш технология техникумы студентлары катнашты. Бәйрәм тантанасы шагыйрьнен тормыш һәм данлы сугыш юлын искә төшерү, видео карау, викторина сорауларына җавап бирү һәм истәлек бүләкләре өләшү белән үрелеп барды. Милли каһарманыбыз Муса Җәлил һәм җәлилчеләр узган данлы юл – халкыбызның горурлыгы ул. Мондый чаралар М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң, горурлык хисләре тәрбияләүдә мөһим роль уйный.

