Центральная библиотека

Рәмзия Әхмәтованың «Җанда калган эзләр» китабын тәкъдир итү кичәсе

26 январь көнне Актаныш үзәк китапханәсендә, Уку залында Уразай авылында яшәүче шагыйрә Рәмзия Шәех кызы Әхмәтованың «Җанда калган эзләр» китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Рәмзия Әхмәтова - актив җәмәгать эшлеклесе, төрле әдәби конкурсларда катнашучы, «Агыйдел дулкыннары»әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы. Аның шигырьләре эчкерсезлеге һәм тирәнлеге белән аерылып тора, аларның күбесе музыкага салынган һәм җырларга әверелгән. Чарада балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, педагоглар, мәдәният хезмәткәрләре, авторның дуслары һәм авылдашлары катнашты. Очрашу барышында шигырьләр, музыкаль композицияләр, җылы бәяләмәләр һәм котлаулар яңгырады. Презентация җылы, иҗади атмосферада узды һәм Рәмзия Әхмәтова тормышында беренче китап бәйрәмнәренең берсе булды.